16+

«Шәһри Казан» газетасында БУШЛАЙ белдерүләр бастыру тәртибе

«Шәһри Казан» газетасы үз укучыларының шәхси белдерүләрен (реклама характерында булмаган: сатам-алам, алмаштырам, эзлим, танышам, хезмәт күрсәтәм һәм шундый башка) ­БУШЛАЙ бас­тыра. Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе кирәк:

Бушлай белдерү бастыру өчен «Шәһри Казан» газетасына ярты елга (2018 елның беренче яки икенче яртыеллыгына) язылыр­га. Бер квитанция ИКЕ БЕЛДЕРҮ бастыру мөмкинлеген бирә.

Белдерүнең күләме 150 билгедән артмаска тиеш. Сүз арасындагы буш ара да билге булып санала.

Белдерүләр газетаның чәршәмбе санында басыла. Алдагы санда белдерү бастыру өчен, текстны пәнҗешәмбе көннән дә соңга калмый тапшыру кирәк.
Әйтик, сез белдерүегезнең 17 гыйнвар санында чыгуын телисез ди. Моның өчен текстны 11 гыйнвар көнне редакциягә тапшырырга кирәк.

Белдерү текстын һәм квитанциянең күчермәсен «ватсап» аша 8(917) 851-69-62 телефонына яки shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына, яки почта аша 420066, Казан, Чистай ур., 5 адресына җибәрергә мөмкин.

Акция 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә хәтле дәвам итә.

Сорауларыгыз булса, 8(917) 851-69-62 һәм (843) 562-50-12 телефоннарына шалтырата аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading