16+

«Шәһри Казан»да язма чыкканнан соң, бурычны кайтардылар

Газетабызның узган санында бурычын кайтара алмаучы укучыбыз Әлфинә апа турында язган идек («Бурычны сораган өчен, битемә сукты», 12 июль, №75).

Газетабызның узган санында бурычын кайтара алмаучы укучыбыз Әлфинә апа турында язган идек («Бурычны сораган өчен, битемә сукты», 12 июль, №75).

Без бу мәсьәлә буенча хокук саклау хезмәткәрләре белән дә, укучыбыз яши торган йортка хезмәт күрсәтүче участок полициясе белән дә аралаштык. Бурычны кайтармаучы сакчы хатынның үзе белән дә сөйләштек. Язма газетада басылып чыгып берничә көн узгач, Әлфинә апа редакциябезгә кош тоткандай килеп керде. Бурычын кайтарганнар, шуңа рәхмәт әйтергә килүе икән. Мәсьәләнең уңай хәл ителүе сөендерә, шулай да, әҗәткә акча биреп торганда, белмәгән кешеләр белән сак булсагыз иде. Яхшылык кылу - изге эш, әмма кешенең ихласлыгыннан файдаланучы мошенниклар да җитәрлек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading