16+

Шәһәрне кардан чистарту буенча иң яхшы һәм иң начар оешмаларны сайлыйлар

Татарстан башкаласында кышын ишегалды территорияләрен чистартуда эшли торган иң яхшы һәм иң начар идарәче компанияләрне ачыклау буенча конкурс игълан ителәчәк.

Татарстан башкаласында кышын ишегалды территорияләрен чистартуда эшли торган иң яхшы һәм иң начар идарәче компанияләрне ачыклау буенча конкурс игълан ителәчәк.

Эшлекле дүшәмбе"дә Казан Мэры Илсур Метшин шундый инициатива белән чыкты.
- Күп кенә кешеләр үзләренең ишегалларын җыештыручыларны исем-фамилияләп беләләр, аларга эшләре өчен рәхмәт белдерәләр. Мондый хезмәткәрләргә төрле конкурслар аркылы стимул биреп була, " - диде И.Метшин.

Мэр Башкарма комитет җитәкчесенә, район башлыкларына бер атна эчендә конкурсны уздыру буенча тәкъдимнәрен җиткерергә кушуы хакында хәбәр итә kzn.ru.

Аның нәтиҗәләрен ай саен һәм кыш азагында чыгарачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading