16+

Штрафлар арта

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан тикшерелгән сөт продукциясе сата торган 202 сәүдә ноктасының 89ына штраф салынган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан тикшерелгән сөт продукциясе сата торган 202 сәүдә ноктасының 89ына штраф салынган.

2017 елның икенче кварталында идарә белгечләре тарафыннан салынган штраф күләме 750 мең сумнан артып киткән, дип хәбәр итә «Татар-информ», идарәнең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әйләнештән 1735 килограмм күләмендә 79 партия сөт продукциясе алынган. Төп сәбәпләр булып билгеләнгән таләп­ләргә туры килмәү, куллану вакыты чыгу һәм товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат булмау тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading