16+

Штрафларның күләме артмаячак

Маска режимы дигәч тә, күпләр, кызганыч, моңа көлемсерәп кенә карый. Әйтик, гәрчә, кибет, башка җәмәгать урыннарына керер алдыннан маскаларны кию мәҗбүри диелсә дә, 20 процент кеше бу таләпне санга сукмый.

Маска режимы дигәч тә, күпләр, кызганыч, моңа көлемсерәп кенә карый. Әйтик, гәрчә, кибет, башка җәмәгать урыннарына керер алдыннан маскаларны кию мәҗбүри диелсә дә, 20 процент кеше бу таләпне санга сукмый.

Хәтта маска урынына шарфларын ураучылар да бар. Менә шуннан чыгып санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен штрафларның күләмен арттыру буенча сүз йөри башлады. Янәсе, кесә ягына суга калса, кеше хәлнең җитдилеге турында ныклап уйлана башлаячак.
Әмма Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бүгенге көндә битлек режимын бозган өчен штрафларны арттыруга  алшартлар юк, дип белдерде.

Санитар табиб аңлатканча, мондый карар Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителми: тиешле органнарга тәкъдим кертелә, алга таба ул хөкүмәт дәрәҗәсендә эшләнелеп бетерелә.

"Әгәр үзгәрешләр административ хокук бозулар турында кодекска кертелсә, штрафлар күләме арту ихтималы бар. Әмма бүгенге көндә физик затлар өчен штрафның суммасы, миңа калса, ярыйсы дәрәҗәдә. Шунысын искәртим, әлегә бездә судлар катгый карарлар кабул итми, хәтта суммаларны да азрак язалар. Мәсәлән, беркетмәдә 15 мең язылган булса, хөкемдар шуның яртысын гына билгели, әйтик - 7,5 мең. Шуңа күрә хәзер, нигездә, булган чаралар, штраф санкцияләрен күздә тотам, тиешле дәрәҗәдә", - дип йомгаклады Авдонина.

Искәртеп узыйк, РФ административ хокук бозулар турындагы кодекста каралган 6.3 маддәнең 2 өлеше буенча җәмәгать транспортында физик затлар битлексез йөрсә, 15 мең сум күләмендә штраф салына, ә юридик затлар өчен ул 300 мең сум тәшкил итә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading