16+

Шведлар “Икея”га метро җибәрергә уйлый

Сәүдә үзәгенә килгәндә халыкка уңайлы шартлар тудыру өчен "Икеа" кибетләр челтәре компаниесе барысын да эшләргә тырыша. Әйтик, кибет янында - Сахаров урамында метро станциясе ачу өчен кибетнең генераль директоры 1 миллиард сум бирергә әзер.

IKEA Shopping Centers Russia компаниесенең генераль директоры Армин Микаэли әйтүенчә, Казаннан тыш, Мәскәүдә дә метро тукталышы ачу планнаштырыла. Сахаров урамында төзелеш кайчан башланачак икәне төгәл генә билгеле түгел, ә менә метро булдыру карары нык. Метро төзү компаниеләре белән генә килештерәсе калган. Кыскасы, якынча план буенча Казанда метроның икенче линиясе сафка басса, 12 станция аша Фучик урамыннан Восстаниягә дә барып булачак. Әлеге юл аралыгында "Сахаров", "Агропромпарк", "Компрессор", "Футбол стадионы", "7нче шәһәр" хастаханәсе һәм башка тукталышлар да булачак, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading