16+

Швециядән килгән арт-менеджерлар осталык дәресләре бирә

Бүген бу минутларда «Экият» театрында «Spinn» бию төркеме һәм «Share Music Sweden» халыкара мәдәни оешмасы арт-проектлар режиссерлары һәм актерлар, үзгә ихтяҗлары булганнар (мөмкинлекләре чикле булганнар) өчен мастер-класс уздыра.

Әлеге чара 19-21 ноябрь көннәрендә узучы "төрле" кешеләрнең мәдәни ихтыяҗларын күмәкләшеп тормышка ашыру турындагы халыкара социаль-мәдәни проект кысалырында уза.

Әлеге проект барышында «Экият» тә физическ мөмкинлекләре төрле булган артистлар катнашында Hi-Hat Xpres спектакеле күрсәтелде. Россиядә беренче тапкыр сәхнәгә куелучы әлеге тамаша төрле чорлар һәм илләр буйлап сәяхәт итүне һәм "хай-хэт" (бәрмә тәлинкәләр) музыка уен коралы тарихын чагылдыра. Спектакльнең гастрольләре моңа кадәр Швеция, Төньяк Ирландия һәм Польшада узган.

"Hi-Hat Xpres"не сәхнәләштерү идеясен заманча спектакльләр сәхнәләштерү белән шөгыльләнүче "Share Music Sweden" мәдәни оешмасы тәкъдим иткән.
Оештыручыларның фикеренчә, бер кешенең икенчесеннән аерылып торуы ул проблема түгүел, ә киресенчә. Әлеге проект Татарстанның мәдәният министрлыгы РФнең Швециядәге илчелеге ярдәме белән уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading