16+

Шәймиев Зөядә туристлык объектлары белән танышты

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә туристик объектларны карады. Анда ул янгын обозы биналары комплексында мәгълүмати-туристлык үзәге ачылышында булды.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә туристик объектларны карады. Анда ул янгын обозы биналары комплексында мәгълүмати-туристлык үзәге ачылышында булды.

Ике катлы бина XIX гасыр уртасында төзелгән, янгын өлеше һәм обоз корпуслары 1877 елда торгызылган. Әлеге комплекс эклектика стилендә ясалган, ул Зөя музей-тыюлыгының сәнгать галереясы гражданлык архитектурасы истәлеге булып тора. 2015 елда биредә реставрация эшләре башланган. Түбәсе, фасадлары ремонтланган, тәрәзәләре, идәннәре, түшәме алыштырылган. Мәгълүмати-туристлык үзәгендә һәр турист экскурсия программалары, нинди мастер-класс үткәрелүе белән таныша ала.

Минтимер Шәймиев Троицкая урамындагы музей урнашкан ике катлы агач бинаны да карады. Йорт XIX гасыр ахырында төзелгән, ул Иоанн-Предтеченск хатын-кызлар гыйбадәтханәсенә караган. Шунда ук танылган Казан рәссамы Геннадий Архиреев музее да ачылды. Минтимер Шәймиев рәссамның тол хатыны Светлана Колина белән очрашты. Рәссам Геннадий Архиреев Зөядә туган, анда аның әнисе сәяси репрессияләр чорында җибәрелгән була.

- Аның әнисе - намуслы комсомол хатыны, ул 1947 елда сөт заводында үз җитәкчеләренең "кулыннан тота", аны "контрреволюцион эшчәнлектә" гаеплиләр һәм кулга алалар. Ел ярымнан соң Зөядә Гена туа, ул балалар йортында үскән. Әнисе иреккә чыккач, ачык форма туберкулез белән авырса да, үзе белән Казанга, ата-анасы янына алып китә. Биредә ул бик озак, ярты еллап дәвалана, ә әбисенең, чират торганда өшегәч, аякларын кисәләр. Нәтиҗәдә, Гена кабат интернатка эләккән. Димәк, ул ике ел гына гаиләдә яшәгән. Җиденче сыйныфта ул үз теләге белән мәктәпне ташлап, Урицкий исемендәге мәдәният сараенда афиша ябыштыручы булып эшли башлый, - дип сөйләде рәссамның тол хатыны.
Геннадий Архиреев балачактан рәсем сәнгате белән мавыга, Казан рәссамнарының студия һәм остаханәләрендә булгалый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Илдар Зариповның рәсем сәнгате студиясендә укый башлый. 1970 елларда үзенең беренче эшләрен ТАССР сынлы сәнгать музеендагы күргәзмәдә тәкъдим итә. Соңрак Качалов исемендәге театрда бутафор, "Родина"кинотеатрында рәссам-рекламист булып эшли. Рәсем буенча системалы белеме булмаса да, Геннадий Архиреев рәссам-нонконформист булып таныла, ул Татарстан андеграундының билгеле шәхесе була.

Музейда Казан иҗатчысының өй мохите торгызылган: аның тол хатыны Архиреевның йөзгә якын көнкүреш һәм шәхси әйберләрен бүләк иткән. Экспозициядә рәссамның "Зөя утрау-шәһәрчеге" тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының шәхси милкендә булган утыздан артык хезмәте тәкъдим ителгән. Моннан тыш, утызга якын әсәрен Светлана Колина вакытлыча кулланышка тапшырган.
Минтимер Шәймиев музейда булдырылган рәхәт иҗади мөһит булуын билгеләп үтте, шулай ук эшләрне башкарган "Әйбәт" дизайн-студиясенә аерым рәхмәтен җиткерде.
Минтимер Шәймиев «Казан күгәрчен оясы» белән дә танышты. Аны утрауда яшәүче Геннадий Горохов, XIX гасыр Казан губернасына охшаган проект буенча, республиканың Мәдәният министрлыгы белән килешеп, 2014 елда төзегән. Зөянең танылган күгәрчен асраучысы белән бергә Татарстан Дәүләт киңәшчесе күккә күгәрчен очырды.

Геннадий Горохов 70 күгәрчен асрый. Аларның утызы - декоратив токымлы. Сүз уңаеннан, декоратив күгәрченнәрне очарга чыгармыйлар, чөнки аларның зур койрыклары һәм канатлары очарга комачаулый. Җәйге күгәрченнәрдән коллекциядә инглиз типлерлары, Казан гривуны, гарәп, Пермь югары оча торган күгәрчене бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading