16+

Сигез еллап тәнәфестән соң, Россиядә кабаттан кыр көне узачак

Авыл хуҗалыгы тармагы терлек азыгы әзерләүдә кыенлыклар кичерә. Журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләре буенча, башка елларны бу вакытта печән һәм сенаж биш тапкырга күбрәк әзерләнгән булган.

Авыл хуҗалыгы тармагы терлек азыгы әзерләүдә кыенлыклар кичерә. Журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләре буенча, башка елларны бу вакытта печән һәм сенаж биш тапкырга күбрәк әзерләнгән булган.

- Узган ел без беренче мең тонна печәнне 23 майда ук әзерләгән идек. Быел июнь ахырына да печән юк дәрәҗәсендә. Сенаж әзерләү дә авырлык белән бара. Моның өчен хуҗалык җитәкчеләрен ачулану дөрес булмас иде, әлбәттә. Алар да сенажга бик юеш массаны куя алмый бит инде. Шук ук вакытта һава торышының яхшырганын көтеп ятудан да мәгънә юк. Үсемлек үсә һәм картая башлый, димәк, азыкның сыйфаты да начарлана. Шуңа күрә без массаны мәҗбүри консервантлар кулланып куярга киңәш итәбез, - диде ул.
Шуннан соң җитәкче чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануы турында кабат искә төшерде. Чәчүлек мәйданнары, алдагы еллардагы кебек үк, 2 млн 900 мең гектарны тәшкил итә. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел чәчү кампаниясе сыйфатлырак һәм оешкан төстә узган. Моңа, беренчедән, һава шартлары, икенчедән, минераль ашламаларны кирәкле дәрәҗәдә кертү уңай йогынты ясаган. Яз озак сузылуга карамастан, чәчү кампаниясе сыйфатлы һәм вакытында башкарылган.
- Башка елларны, гадәттә, яз булмыйча, кыштан тиз генә җәйгә күчеш була торган иде. Бу исә темпның сыйфатына тәэсир итте. Быел туфракны сыйфатлы әзерли алдык, кирәкле бөтен чараларны да башкардык, - диде ул.
Хәзерге вакытта чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре бара. Яңгырның күп явуы аркасында килеп туган проблемалар да бар. Дымлы һава торышы чүп үләннәренең һәм авыруларның артуына китергән. Шулай да саклагыч чаралар кулланганда, уҗымнар яхшы булыр дип саный җитәкче.
Илдус Габдрахманов әйтүенчә, быел шикәр чөгендере мәйданнары арттырылган. Узган ел 64 мең гектар булса, быел 74 мең гектарга чәчелгән.
- Шикәр чөгендеренең уңышы яхшы булыр дип өметләнәбез. Аннан соң әлеге культураларны үстерү белән профессионаллар шөгыльләнә, чөнки бу күп чыгымнар таләп итә, - диде ул.
Россиядә кыр көне
Сигез еллап тәнәфестән соң, Россиядә кабаттан кыр көне узачак. Россия масштабында уза торган чара 5-7 июль көннәрендә булачак.
- Аграр тармакта эшләүче кешеләр өчен бу бик мөһим чара. Моңа без яхшылап әзерләндек. Көздән үк әзерләгән кырлар яхшы хәлдә. Игенчелек буенча - 34, ә Россия субъектларыннан барлыгы 165 компания катнашачак. Шулай ук чит ил компанияләре дә бар, - диде җитәкче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading