16+

Синоптиклар көзнең коры киләчәген фаразлый

Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета".

Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета".

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый. Атна башында Мәскәүдә - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Июльнең соңгы атнасын синоптиклар җәйнең иң җылы атнасы дип саный. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр иткән.

Һава торышы Идел буеның төньягында катлаулана. Биредә исә яшенле яңгыр, боз, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк җил көтелә. Температура нигездә 22-27 градус тирәсе булачак, дип фаразлый синоптиклар.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading