16+

«Скорлупино» фестивалендә пешерелгән йомырка тәбәсе Россиянең Рекордлар китабына кертелде

19 августта Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узды, анда катнашучылар Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерде. Пешекчеләргә 367 килограмм авырлыктагы ризыкны әзерләү өчен 6130 йомырка кирәк булды. Чарада Идел буе федераль округы буенча «Россия рекордлар китабы»ның баш эксперты Леонид Сенаторов та катнашты һәм сертификат тапшырды, дип яза Татар-информ.

Бәйрәм фестиваль уеннары яшьләр командаларының парад-карнавалы һәм «Скорлупино» усадьбасының театральләштерелгән легендасы белән ачылды. Кунаклар Татарстанда яшәүче халыкларның бай мәдәни тарихы белән танышты. Фестивальдә шулай ук сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading