16+

Сәламәтле саклау өлкәсендә Татарстан - үрнәк төбәкләрнең берсе

«Здоровье» медицина хезмәтләренең бәйсез мониторингы фонды экспертлары Россиянең күп кенә субъектларының 2015 елга Россия Президенты Владимир Путинның төбәкләрдә сәламәтлек саклауның сыйфатын күрсәтүче медицина оешмаларының еллык рейтингын бастыру турындагы күрсәтмәсен үтәмәвен ачыклаган.

«Төбәкләрдәге сәламәтлек саклау идарәләре сайтларының мониторингын кабат тикшердек. Узган елның май аенда без игътибар иткән проблемаларның әле дә хәл ителмәвен күрдек. Агымдагы елда 85 төбәкнең 25е генә медицина оешмаларының рейтингын бастырган", - ди «Здоровье» фонды директоры Эдуард Гаврилов.

Фонд экспертлары рейтинглары яхшы уйланылган һәм кулланучы өчен җайлы булган Әстерхан һәм Калининград өлкәләре, Удмуртия Республикасы һәм Татарстанны үрнәк итеп куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading