16+

“Сәләт” күңелле һәм файдалы җәй вәгъдә итә

Инстаграм челтәрендә башкаларның матур фотоларына сокланып, вакытыңны бушка уздырганчы, син дә җәеңне алдан планлаштырып куй! "Сәләт" берләшмәсе сиңа күңелле дә, файдалы да җәй тәкъдим итә! Безнең белән тән генә түгел, күңел дә ял итә.

Инстаграм челтәрендә башкаларның матур фотоларына сокланып, вакытыңны бушка уздырганчы, син дә җәеңне алдан планлаштырып куй! "Сәләт" берләшмәсе сиңа күңелле дә, файдалы да җәй тәкъдим итә! Безнең белән тән генә түгел, күңел дә ял итә.

"Сәләт" берләшмәсе ел саен Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикаларында 20 җәйге алан үткәрә. Быел аларга Самара өлкәсе һәм Монреаль дә кушылачак!
"Сәләт" җәйге аланнарында катнашу - татар телебездә аралашу, сәләтеңне ачу, яңа белемнәр, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу, һөнәр сайларга ярдәм итүче белгечләр белән фикер алышу дигән сүз. "Сәләт" берләшмәсе һәр баланың шәхси үсешенә ярдәм итә, терәк була ала!

Татарстанда, традиция буенча, безнең аланнар Лаеш районындагы «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү базасында, Алексеевсктагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтә. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Спас, Биектау районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә дә профильле сменалар гөрләп эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән, 2015 елның июлендә рәсми рәвештә ачылган Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге - "Сәләт"нең тагын бер горурлыгы. «Фәнсар» - замана белән бергә атлаучы күпфункцияле комплекс.
Һәр аланда да безгә генә хас булган мохит хөкем сөрә: милли гореф-гадәтләрне саклау, бердәмлек һәм дуслык хисе, фәнгә, белемгә омтылу, шәхес буларак үсү "Сәләт"нең төп билгеләмәләре булып тора.

Берләшмәнең selet.biz дигән рәсми сайтында күптөрле юнәлешләр (тел, тарих, интеллектуаль-иҗади, эшмәкәрлек, Worldskills, IT, КВН) буенча барлык сменалар да күрсәтелгән. Алар белән тулырак танышып чыккан соң portfolio-selet.ru сайтында теркәлү үтеп, үзеңә ошаган аланга гариза калдырсаң да була. Портфолиода барлык казанышларыңны да күрсәтү кирәк.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading