16+

«Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумы башлана

Иртәгә Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрәчәк.

Иртәгә Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, быел форум беренче мәртәбә ике сменада узачак һәм Татар­станның, Россиянең башка төбәк­ләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 8 мең сәләтле баланы һәм яшьләрне берләштерәчәк. Форум эшен «Сәләт TV» телевидениесе, «Сәләт FM» радиостанциясе яктыр­тып барачак.

Форум эшендә 500 эксперт һәм укытучы катнашачак. Сәләтлеләр янына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә. «4нче сәнәгать революциясе контекстында мәгариф» - беренче смена әнә шул теманы эченә алачак. Форум программасы белем бирү технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру дуаль белем бирү, һөнәри ориентация, мөстәкыйль рәвештә белем алу кораллары өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү белән бәйле. Дуаль белем төшенчәсе - теоретик өлешне белем бирү оешмасында, ә практик өлешне эш урынында үзләштерүне ­ аңлата.

Форумның беренче сменасы кысаларында, интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм мастер-класслар форматында барлыгы 180нән артык тематик мәйданчык эшләячәк. «Экология һәм тотрыклы үсеш» темасы Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы экспертлары һәм галимнәре катнашында тематик очрашуларда, тотрыклы үсеш максатлары буенча уенда чагылыш табачак.

Шулай ук «Сәләт» ветераннарының II эшлекле форумын уздыру каралган. Анда төрле елларда «Сәләт»тә булган 500гә якын кеше очрашачак.
Форум кысаларында ике яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен «Бәләкәч» балалар клубы эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading