16+

Сочи кунакханәләре туристлар белән тулы

Сочида кунакханәләр һәм шифаханәләр туристлар белән 100 процентка диярлек тулган, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАСС агентлыгының шәһәр хакимияте матбугат хезмәтенә сылтамасы белән. "Бүген, шәһәрнең районына карап, урыннар 92-99 процент, ә кайбер шифаханәләр 100 проценттан да артык тулы. Август аенда да шундый ук параметрлар саклануы көтелә һәм узган елгы нәтиҗәләрдән ким...

Сочида кунакханәләр һәм шифаханәләр туристлар белән 100 процентка диярлек тулган, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАСС агентлыгының шәһәр хакимияте матбугат хезмәтенә сылтамасы белән.
"Бүген, шәһәрнең районына карап, урыннар 92-99 процент, ә кайбер шифаханәләр 100 проценттан да артык тулы. Август аенда да шундый ук параметрлар саклануы көтелә һәм узган елгы нәтиҗәләрдән ким булмаячак", дип җиткергәннәр мэриядә.
Сочи түрәләре кунакханәләрнең тулы булып эшләве яр буе курортларында гына түгел, тау кластерында булуын да дәлилли. "Кызыл Алан курортларында ( Красная Поляна) кунакханәләр кызу көннәрдә 80 процентка җитә", - дип билгеләп үткәннәр мэриядә.
Узган ел Сочида ялда һәм дәвалануда 6,5 миллион тирәсе кеше булган. 2016 елның августында исә барлык кунакханәләр диярлек тулы булуы белән истә калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading