16+

Сочида WorldSkills Kazan-2019 чемпионатына илче сайлана

Бүген Сочида Россия инвестиция форумы башланды. Ике көнлек эш программасында Татарстанга кагылышлы чаралар да бар. Форумда Россия Премьер-министры Дмиртий Медведев катнаша, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясар дип көтелә.

Бүген Сочида Россия инвестиция форумы башланды. Ике көнлек эш программасында Татарстанга кагылышлы чаралар да бар. Форумда Россия Премьер-министры Дмиртий Медведев катнаша, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясар дип көтелә.

Сочига бу көннәрдә Россия һәм чит илдәге зур компания җитәкчеләре, губернаторлар, фәнни һәм эшлекле өлкәдән вәкилләр җыелды. Форумның беренче көнендә илнең икътисады, Россиянең эшлекле партнерлары белән элемтә турында сөйләштеләр. Эшсезлек, хезмәт хакы темасына да кагылдылар. Дмитрий Медведев әйтүенчә, илдә хезмәт базарында хәл тотрыклы. "Эшсезлекне җиңә алдык",- ди премьер -министр. Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец исә бу фикер белән килешсә дә, Россиядә эшчеләрнең хезмәте тиешенчә бәяләнмәвенә борчыла. "Россиядә 4,9 миллион кеше яшәү минимумы белән бер дәрәҗәдә хезмәт хакы ала", - ди ул.

Татарстан өчен мөһим яңалыкларның берсе - быелдан Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә санитария авиациясен "Ансат" һәм МИ-8 вертолетлары белән тәэмин итү проектын башлап җибәрәчәк. "Россиядә үзенчәлекле климат һәм катлаулы географияле 34ләп төбәк санала. Вертолетларның үзебездә җитештерелүе - үзәктән читтә урнашкан территорияләргә үтеп керүдә нәтиҗәле юл",- ди Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.

"Россия терәге" урта һәм кече эшмәкәрлеге иҗтимагый оешмасының вице-президенты Марина Блудян, «Газпромбанк» оешмасы вице-президенты Олег Костин, Россиянең икътисад үсеше министры урынбасары Олег Фомичев белән беррәттән Президент Рөстәм Миңнеханов та бүген "Сәнагать кластерлары: региональ аспект" секциясендә спикер буларак чыгыш ясаячак.
Биредә үзебезнең оешмаларның көндәшлеккә сәләте, сәнәгать кластерларының төбәк икътисады үсешенә йогынтысы, тәҗрибә турында фикер алышачаклар.
Татарстан белән кайбер чит төбәкләр арасында сәүдә-икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланыр дип көтелә. Иртәгә форум барышында WorldSkills Kazan-2019 чемпионатына илче дә сайланачак.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading