16+

Социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыру өчен грант алуга конкурс уздырыла

10 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Татарстан Министрлар Кабинетының социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыру өчен грантын алуга конкурс уздырыла.

10 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Татарстан Министрлар Кабинетының социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыру өчен грантын алуга конкурс уздырыла.

Ул коммерцияле булмаган оешмалар өчен оештырыла. Гаризалар Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: (843) 557-21-47, 557-20-20, 557-21-91. Тулырак мәгълүматны www.mtsz.tatarstan.ru адресы буенча "Конкурслар" бүлегеннән алып була.

Конкурска кимендә бер ел эшләгән коммерцияле булмаган оешмаларга катнашу мөмкинлеге бирелә. Сәяси партия һәм хәрәкәт, профессиональ берлекләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр формасындагы коммерцияле булмаган оешмалар, ябылу яки яңадан оешу алдында торган оешмалар грантка дәгъва итә алмый. "Сәламәтлек саклау, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау" темасы буенча "Тәмәке тарту, алкоголь һәм психоактив матдәләр куллану" номинациясендә алда санап үтелгән таләпләргә туры килгән, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар реестрына кертелгән коммерцияле булмаган оешмалар да катнашырга мөмкин.

Әмма алар наркотикларга бәйле булган кешеләрне тормышка кайтару, тернәкләндерү системасының төбәк сегментына кертелгән булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading