16+

Совет районында яңа бакча ачылды

Казанның Совет районындагы "Казан XXI гасыр" торак микрорайонында "Филиппок" исемле яңа 175 нче балалар бакчасы ачылды.

Казанның Совет районындагы "Казан XXI гасыр" торак микрорайонында "Филиппок" исемле яңа 175 нче балалар бакчасы ачылды.

Әти-әниләрне, балаларны, педагогларныанда әшләүче коллективны котлага Илсур Метшин килде. Шәһәр мэры өй туена буш кул белән килмәгән - спорт җиһазлары алыр өчен сертификат тапшырды. Бер үк вакытта ул "Казан XXI гасыр" торак комплексының төзелеп килүче икенче чираттагы бинасы - "Седьмое небо" комплексы һәм алдагы елларга төзелеш планы белән танышты.

260 урынга исәпләнгән әлеге ике катлы бакча "Ак Барс Строй" компаниясе тарафыннан төзелгән. Биредә эшләячәк 13 төркемнең 3се - татар төркеме булачак. Бер үк вакытта музыка, театр һәм хореография студияләре, экология, шахмат-шашка клубы эшлиячәк. Киләчәктә исә балалар өчен 2 логопед төркеме дә ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading