16+

Спас ярминкәсен күрми калма

4-6 август көннәрендә Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Алабуганың Шишкин буалары, «Молодёжный» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда узачак унынчы юбилей ярминкәсе, берсүзсез, бик күңелле булачак, дип вәгъдә итә аны оештыручылар.

Ярминкәдә җаның теләгән бөтен нәрсәне сатып алырга (бизәнү әйберләре, милли кием-салым, мамыктан эшләнгән әйберләр, гжель, керамика, күн, тимер, агачка бизәк уеп ясалган эшләнмәләр, кулдан тукылган әйберләр, курчаклар һ. б.) һәм күңелле итеп ял итеп кайтырга да мөмкин булачак.

Ярминкәне бизәп, профессиональ артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгыш ясаячак. «Осталар шәһәрчеге»ндә узган осталык дәресләрендә һәркем үз куллары белән сувенир ясау серләренә төшенәчәк. Биредә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре җитештергән азык-төлек мулдан тәкъдим ителәчәк.

Спас ярминкәсе вакытында, гадәттәгечә, Кыңгырау чыңы фестивале дә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading