16+

Спасс манарасы киноэкранга әйләнәчәк

Яңа ел якынлашкан саен, казанлыларны һәм кунакларны төрле маҗаралар көтә. Мәсәлән, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Спасс манарасы 23-30 декабрьләрдә галәмәт зур экранга әвереләчәк.

Яңа ел якынлашкан саен, казанлыларны һәм кунакларны төрле маҗаралар көтә. Мәсәлән, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Спасс манарасы 23-30 декабрьләрдә галәмәт зур экранга әвереләчәк.

3D-mapping форматында Россия шәһәрләренең Яңа елга бизәлеше белән танышып булачак. Шунда ук Кыш бабайның «теләкләр фабрикасы»на да кереп чыгарга мөмкин, Яңа ел җырлары күренәчәк. Фотоаппарат яки видеокамераң әзерлектә торганда, 23 һәм 30 декабрьләрдә тарихи мизгелләрне дә эләктереп калырга мөмкин булачак. Спасс манарасындагы экранда урамдагы һәм мәйдандагы кешеләрне дә күреп булачак.

Казаннан тыш, мондый проект Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Владивосток һәм Сочи шәһәрләрендә гамәлгә ашырыла. Кызыклы тамаша-шоу кичке якта 18.00-23.00 сәгатьләрдә эшли, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading