16+

Спиннер балалар өчен куркыныч?!

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерларның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә йогынтысын ачыкларга булган.

Спиннер балалар өчен куркыныч?!

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) спиннерларның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә йогынтысын ачыкларга булган.

Әйтергә кирәк, җәй килү белән, әлеге уенчыкның популярлыгы артты. Моның белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзор спиннерны куркынычсыз файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Алар әлеге оешманың Татарстан буенча идарәсе сайтында бастырылган.

Беренчедән, авыр металл, шулай ук үткен, кисә торган кырыйлы спиннерларны кулланмаска киңәш ителә. Уенчыкны билгесез урыннардан, «кулдан» алырга ярамый, чөнки алар сыйфатсыз материалдан җитештерелә ала. Әгәр спиннер белән балалар уйнаса, вакыт-вакыт, аның ватылган өлешләре юклыгын барлап торырга кирәк. Яна торган һәм гальваник энергия алу элементлары (сәгатьле батарейка) булган спиннердан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өлкәннәр күзәтчелегендә файдаланырга тиеш.

Шулай ук әлеге идарә балага классик формадагы (өч яклы), пластмассадан һәм кырыйлары түгәрәкләнеп эшләнгән спиннер алырга киңәш итә.
Спиннер үз хәлен даими саклый торган бер күчәрле җайланмадан гыйбарәт. Аны эшләтеп җибәрү өчен, бармак белән җиңелчә кагылып алу да җитә. Бу уенчыкның детальләре ул озак вакыт әйләнеп торырлык итеп ясалган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading