16+

«Спортны сәясәт белән бутамасыннар»

Киләсе елның февраль аенда Кореянең Пхёнчхан шәһәрендә узачак Кышкы олимпиадада Россия спортчылары катнашмаска мөмкин. Безнекеләр катнашмаса, сез уеннарны күзәтеп барачаксызмы?

Киләсе елның февраль аенда Кореянең Пхёнчхан шәһәрендә узачак Кышкы олимпиадада Россия спортчылары катнашмаска мөмкин. Безнекеләр катнашмаса, сез уеннарны күзәтеп барачаксызмы?

Наилә Гыйльмиева, Саба:
– Безнекеләрне ярышларга кертмәсәләр, үз гомеремдә башка бер генә Олимпиаданы да карамаячакмын. Спортны мин бик яратам, кечкенәдән бирле бер генә Олимпиаданы да карамыйча калдырганым юк. Дүрт елга бер була торган әлеге ярышлар безнең гаилә өчен бер бәйрәм була иде. Бу соравыгыз белән сез минем авырткан җиремә тидегез.

Динар Хәмидуллин, Казан:
– Карадым, караячакмын да. Мин Олимпиада уеннарын үзебезнең спортчылар өчен генә карамыйм, чит ил командалары арасында да хөрмәт иткән спортчыларым бар. Алар өчен җан атачакмын.

Лилия Зарипова, Кама Тамагы:
Элек Олимпиада уеннары вакытында сугышлар тукталып торган. Илнең сәяси тормышында ул уеннар менә шундый мөһим булган. Ә хәзер сәясәт белән спортны бутап бетерделәр. Чынлыкта спорт ул барыбызны да берләштерергә тиеш югыйсә.

Гүзәлия Миңнуллина, Казан:
– Мин спортчыларны жәллим. Дүрт елга бер була торган зур вакыйга бит ул алар өчен. Спортчылар өчен без бер нәрсә дә эшли алмыйбыз, шул уеннарны карамасак кына инде. Россия телевидениесе Олимпия уеннарын күрсәтмәячәк икән, дип тә ишеттем. Бу, минемчә, бик дөрес булачак.

Фәнил Ильясов, Яңа Чишмә:
– Караячакмын, безнең бик күп ватандашларыбыз башка илләр өчен чыгыш ясый. Россияне катнаштырмаган очракта бик кызганыч булачак, чөнки ул башка бик күп көчле командаларга көндәш була алыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading