16+

"Спурт" банкы физик затларга кулга акча бирүне 50 меңгә кадәр чикләгән

Казанның "Спурт" банкы физик затларга кулга акча бирүне 50 меңгә кадәр чикләгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Казанның "Спурт" банкы физик затларга кулга акча бирүне 50 меңгә кадәр чикләгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Үзәк офис операционисты хәбәр итүенчә, чикләүләр дүшәмбегә кертелгән, офис гадәти режимда эшли. "Бүген чикләүләр 50 меңгә кадәр. Иртәгә - җитәкчелек ничек әйтсә, шулай була", - дигән банк вәкиле.

11 мартны, шимбә көнен, "Спурт" банкы өстәмә ял көне дип игълан иткән булган. Социаль челтәрләрдә соңгы көннәрдә актив рәвештә банк проблемалары турында хәбәрләр тарала. Шуңа да карамастан, җомга көнне баш офиста һәм колл-үзәктә "Интерфакс"ка банкта бернинди проблема юк, ул нормаль режимда эшли дип белдергәннәр.


"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading