16+

Сөт сатып алу бәясен киметү буенча утыз кисәтү ясалган

Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт халыктан сөт сатып алу бәясен киметү буенча кисәтү ясады, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.

Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт халыктан сөт сатып алу бәясен киметү буенча кисәтү ясады, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.

Ел башыннан сөт бәясе бер килограмм өчен 25 сумнан 15 сумга кадәр төшкән. Әлеге идарә белгечләре фикеренчә, мондый вазгыять сөт җитештерүнең табышына тискәре йогынты ясый, ягъни мал саны кимеп, сөт җитештерүнең күләме дә әзәергә мөмкин.
- Әлеге мәсьәләне хәл итү югары социаль әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Россия монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе якынча утыз кисәтү ясады. Алар Татарстан территориясендә халыктан сөт сатып алу бәяләрен икътисади яктан нигезсез киметү мәсьәләсенә карый, - дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading