16+

Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан зур чаралар үткәрелә

Татарстанда Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан зур юбилей чаралары үтәчәк, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Сталинград янында 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр барган сугыш Кызыл армиянең немец-фашист гаскәрләрен җиңүе белән төгәлләнә. Сугышта Татарстанда җыелган һәм җирле халык акчасына төзелгән поезд һәм самолетлар кулланыла, республикада җыелган танк, кавалерия һәм укчы корпуслары да сугышка озатыла.

Бәйрәм чаралары уздыру турындагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Әлеге уңайдан 2 февральдә Татарстан дәүләт архивында тематик күргәзмә ачыла. Экспозициядә уникаль фотосурәтләр һәм документлар белән күргәзмәләр куелачак. Күргәзмәнең бер өлеше Сталинград сугышында катнашкан якташларга багышлана. 3 февральдә сәгать 11дә Казанның Җиңү паркында бәйрәм митинг-концерты уза. 4се көнне юбилей чаралары Татарстан милли музеенда үтәр дип көтелә. Анда Сталинград сугышында катнашкан Гани Сафиуллин һәм Гадел Кутуйның шәхси әйберләрен күреп булачак. Бәйрәмнең кульминация ноктасы булып, Сталинград сугышы бәрелешләренең берсен реконструкцияләү булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading