16+

Әстәгыфирулла! Бер баланың дүрт әти-әнисе бар?!

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә биш айлык баланың дүрт әти-әнисе барлыгы ачыкланган. 

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә биш айлык баланың дүрт әти-әнисе барлыгы ачыкланган. 

Сабыйның ике әнисе һәм ике әтисе бар икән. Һәм аларның һәркайсы бала өчен көрәшә.

Баланы тапкан ана сүзләренчә, эшкә киткәндә, ул баласын иптәш кызы белән калдыра торган булган. Иптәш кызы исә баланы үз баласыдай якын күрә башлаган һәм аңа тагын бер туу турындагы таныклык ясаткан. 

Икенче ана сүзләренчә, баланы тапкан ана да, аның атасы да бала теләмәгән. Хәзерге вакытта сабый балалар йортында. Баланың кайсы гаиләдә яшәячәген суд хәл итәчәк. 

Сабыйның туу турындагы ике таныклыгы да гамәлдә дип санала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading