16+

«Стрессны йоклап җиңәм»

Россиянең иң «стресслы» шәһәрләре билгеле булган. Орлов өлкәсе бу исемлекне әйдәп бара. Биредә җирле халыкның 35 проценты стресс кичерә. Әлеге тикшерү нәтиҗәләрен HeadHunter хезмәте китерә.

«Стрессны йоклап җиңәм»

Россиянең иң «стресслы» шәһәрләре билгеле булган. Орлов өлкәсе бу исемлекне әйдәп бара. Биредә җирле халыкның 35 проценты стресс кичерә. Әлеге тикшерү нәтиҗәләрен HeadHunter хезмәте китерә.

Рейтингның икенче баскычында, 23 процент күрсәткече белән, Санкт-Петербург тора. Биредә шәһәрнең һәр өченче кешесе стресс кичерә. Өченче урында - Мәскәү (22 процент). Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сатып алу, туризм, иминиятләштерү өлкәсендә эшләүчеләр стресска күбрәк бирешүчән икән. «Эшче персонал» тармагындагы һөнәрләр исә иң тынычлардан санала. Гомумән алганда, Россия буенча 5 процент халыкның көн саен стресс кичерүе мәгълүм булган.


Ә сез стресс белән ничек көрәшәсез?

Рамил Гафаров, Апас, Карабай:
- Үзем дә шаккатам: мин андый вакытта йоклыйм. Кеше белән сүзгә керсәм дә, борчуым булса да, мине йокы баса. Уйнап әйтүем түгел, чынлап шулай. Андый вакытта телефонымны да сүндереп куям. Яшь баргангадыр инде, күп әйберне йөрәккә якын алмый башладым - акыллыланам. Тормыш болай да катлаулы бит.

Марсель Хәйруллин, Питрәч:
- Россия халкы ничек стресс кичермәсен: кредит, ипотека түлисе бар аның. Бәяләр артып тора. Һәр көнне шуны уйлап кайгыра. Мин исә стрессны яраткан шөгылем белән җиңәм. Күп итеп атлар асрыйм, берәрсенә утырам да басуга чыгып китәм.

Альмира Сәләхова, Әлки:
- Стрессны, миңа калса, җитәкче кешеләр, бизнес вәкилләре кичерәдер. Алар гел баш эшләтергә, борчылырга, алдан күрергә тиешләр. Шуның белән ял да итмиләр. Ә безнең кебек гади авыл халкында стресс сирәк буладыр. Бакчаңа, абзарыңа хайваннар янына чыгасың да эш белән борчуларың да үтә. Тәмле ризык пешереп чәй эчеп куйсаң да күңелең күтәрелеп китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading