16+

Сугышның билгесез батырларына битараф булмаган егетләр һәм кызлар Казанга җыелды

«Сугыш аның иң соңгы солдаты күмелгәндә генә тәмамлана», - диләр. Бик кызганыч, алай дисәң, Бөек Ватан сугышы да тәмамланмаган әле: һәлак булган бик күп сугышчыларының җәсәдләре әле бүген дә, җиде дистә елдан соң да, җир куенына иңдерелүне көтеп ята.

Бу изге эшкә узган гасырның 70нче елларында ук яшь буынның булышырга алынуы сөенечле хәл булып тарихка кереп калды. Казан дәүләт университетында оешкан «Кар десанты» отряды бу хәрәкәтнең башында торып, күп кенә хәбәрсез югалган сугышчыларның исемнәрен туганнарына кайтаруда һәм аларның җәсәден данлап җирләүдә әйтеп бетермәслек зур эш алып барды, «Хәтер» китабының яңа битләре нәкъ менә аларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә язылды. Аннары алар үрнәгенә башка шәһәрләрдән дә студентлар кушылып, сугыш барган урыннарда каникул вакытларында эзләнү эшләре алып бара башладылар. Билгесез солдатларның исемлеген киметүдә аларның роле гаять зур. 27 февраль-1 март көннәрендә эзләнү отрядларының беренче Бөтенроссия слетының Казанда узуы да шуның белән аңлатыла.

Республикабыз башкаласы Казанга илебезнең 84 махсус урта һәм югары уку йортларыннан сугышның билгесез батырларына битараф булмаган егетләр һәм кызлар килде. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшеп, хәл итәр, эзләнү эшен тагын да киңәйтү юлларын табар өчен җыелдылар башкалабызга. Слетта эзләнү отрядлары булган Казан вузларының җитәкчеләре, бу эшнең башында торган беренче эзтабарлар белән кызыклы очрашулар да көтелә. Болар барысы да Бөек Ватан сугышының калын томының соңгы битен ябып, аңа нокта кую көнен якынайтыр дип ышана оештыручылар.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading