16+

Сәйдә бу юлы сәхнәгә озын күлмәктән чыгачак

«Голос. Дети -2» проектында, канал карары һәм тамашачылар үтенече белән, яңа этап өстәлә. Анда ярымфиналга чыккан, әмма алга таба финалга узмаган балалар катнаша. Тамашачылардан иң күп тавыш җыйган катнашучы финалга чыгачак. Һәр остазның өчәр җырчы-укучысы чыгыш ясаячак. Безнең нәни йолдызчыгыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова Пелагея командасыннан чыгыш ясарга тиеш. Тапшыру 10 апрельдә...

«Голос. Дети -2» проектында, канал карары һәм тамашачылар үтенече белән, яңа этап өстәлә. Анда ярымфиналга чыккан, әмма алга таба финалга узмаган балалар катнаша. Тамашачылардан иң күп тавыш җыйган катнашучы финалга чыгачак. Һәр остазның өчәр җырчы-укучысы чыгыш ясаячак. Безнең нәни йолдызчыгыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова Пелагея командасыннан чыгыш ясарга тиеш. Тапшыру 10 апрельдә 21.30 сәгатьтә турыдан-туры эфирда узачак.

- Шундый мөмкинлек бирүләренә мин бик шатландым, - диде Сәйдә безгә. - Анда русча яисә инглиз телендә җырларга җыенам. Бу юлы сәхнәгә озын күлмәктән чыгачакмын. Әтием: «Җиңү түгел, ә катнашу мөһим», - дип юатса да, җиңүгә барыбер өметемне сүндермим әле. Кем белә, бәлки бәхет елмаер.

Катнашучыларның язмышын тамашачы хәл итә. Шуңа күрә Сәйдәнең иҗатына битараф булмаган тамашачылар аңа көч өстәр, үз тавышын кызганмас, дип ышанабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading