16+

Сыйфат борчыса – шалтырат

Мин - өч кечкенә бала әнисе. Кызларыбызга сатып ала торган уенчыкларның сыйфаты буенча сораулар бар иде. Аларны нинди телефон аша шалтыратып әйтергә мөмкин икән? Альбина Бариева, Казан.

Мин - өч кечкенә бала әнисе. Кызларыбызга сатып ала торган уенчыкларның сыйфаты буенча сораулар бар иде. Аларны нинди телефон аша шалтыратып әйтергә мөмкин икән? Альбина Бариева, Казан.

21 августтан 4 сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәләрендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсенең балалар өчен товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия»се эшләячәк.

Шалтыратулар 8(843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, кабул ителәчәк. Төшке аш вакыты 12.00-13.00 сәгать аралыгында каралган.

Шулай ук (843) 273-15-83 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин. Төшке аш вакыты 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading