16+

Табиб хатасы ике баланы ятим калдырган

Ике бала анасы канын күп югалтудан соң реанимация бүлегендә вафат була.

Ике бала анасы канын күп югалтудан соң реанимация бүлегендә вафат була.

Новосибирск шәһәрендә суд ике бала анасы үлемендә хирург-табиб гаепле дип тапкан. Бу турыда Новосибирск өлкәсе прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

40 яшьлек хирург Андрей Т. үзенең вазифаларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, саксызлык аркасында пациент үлеменә китерүдә гаепле булуы расланган. Суд аны ике елга ирегеннән мәхрүм иткән һәм ике ел табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукын чикләгән.

2018 елда ике бала анасын хастаханәгә китерәләр. Аның сукыр эчәге ялкынсынган дип шикләнәләр. 20 ноябрь киченнән иртәнгә кадәр табиблар аның гомерен саклап калу өчен тырыша.

Тик операция вакытында табиб Андрей Т. авыру хатынга диагностик лапароскопияне дөрес иттереп ясамый. Ул лапароскопия коралын дөрес кертми, шулай итеп хатынның корсак аортасын тишә, хатынның каны бик күп ага. Ике бала анасы канын күп югалтудан соң реанимация бүлегендә вафат була.

Табиб судта гаебен танымый, ул җаваплылыкны хезмәттәшләренә күчерә. Хөкем ителүче сүзләренчә, операция турында карарны башка хирург кабул иткән, ул үзе исә боерыкны гына үтәгән, аннары пациентның гомерен саклап калу өчен барысын да эшләвен сөйләгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading