16+

Сәүдә үзәгендә табиблар бушка карый

Бүген Казанның ике сәүдә үзәгендә йөрәк-кан тамырлары авырулары булу-булмауны ачыклаучы скрининг узарга мөмкин. Моның өчен 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Кольцо» һәм «МЕГА» сәүдә үзәкләренә килергә кирәк. Тикше­рүне Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгы оештыра.

Сәламәтлек үзәге белгечләре 15 минут эчендә теләгән һәр кешегә йөрәк-кан тамыры авырулары булу-булмауга тикшерү уздырачаклар - кан басымын үлчәячәкләр, канда холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен билгеләячәкләр, сәламәт тормыш алып бару буенча киңәшләр бирәчәкләр.

Сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау һәм бу проблемага киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәр өчен шул ук көнне «Трудовые резервы» стадионында 12.00дән 12.15 сәгатькә кадәр яшьләр флешмобы һәм мәктәп укучылары һәм студентлар катнашында массакүләм зарядка була.

2015 ел - Россиядә йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы. Шул уңайдан 7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә ил буенча бу авыруларга каршы төрле акцияләр үткәрелә, бу чаралар да шулардан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading