16+

Табиблар телефон аша дәвалый башлаячак

Кичә Иннополиска Россиянең 25 төбәгеннән 250дән артык яшь белгеч җыелган иде. Медицина өлкәсендәге яшь галимнәр «RE:Search» II Халыкара конгрессында тәҗрибә уртаклашты.

Кичә Иннополиска Россиянең 25 төбәгеннән 250дән артык яшь белгеч җыелган иде. Медицина өлкәсендәге яшь галимнәр «RE:Search» II Халыкара конгрессында тәҗрибә уртаклашты.

Бүгенге медицинаны югары технологияләрдән башка күзаллап булмый. Телемедицинаны үстерү кысаларында, республикада «бердәм рентгенолог» проекты гамәлгә ашырылып килә.

Тиздән табиблардан өйдән чыкмыйча да консультация алу мөмкинлеге булдырылачак.Телемедицина - пациентлар, табиблар өчен уңайлы ысул, аның үсешенә ил җитәкчелеге дә битараф түгел. Россия Президенты Владимир Путин июльдә электрон рецептлар, дистанция аша медицина ярдәме күрсәтү турындагы телемедицинага кагылышлы законнарны имзалаган иде. Канун нигезендә, медицина җайланмалары өчен белешмәләрне, составында психотроп, наркотик матдәләр булган даруларны алуга рөхсәт кәгазьләрен электрон формада да рәсмиләштереп булачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, «табиб-пациент» дистанцияара аралашулар 2018 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлаячак.
- Телемедицина юнәлеше бик актуаль. авыруның анализ нәтиҗәләре нигезендә, табиб ерак ара аша да аны кабул итә алачак. Беренчел анализларны тапшырмыйча, табиб консультация бирмәячәк. Бу законда да әйтелгән, табиб беренче кабул итү вакытында авыруны күрергә тиеш, - ди Адел Вафин.

«Бердәм рентгенолог» проектына килгәндә, ул бездә әле яңа гына гамәлгә керсә дә, телемедицинаның бер тармагы буларак уңышлы гына эшләп килә.

Авыруның анализ сурәтләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кизү торган рентгенолог табиб тарафыннан укыла. Авыруның кайда булуына карамастан, 30 минут эчендә «бердәм рентгенолог» хезмәте аша диагноз юллана. 2,5 ай эчендә әлеге проект кысаларында табиблар, барлыгы 2000ләп сурәтне укып, нәтиҗә чыгарганнар.
- Телемедицина үсә, камилләшә. Кандагы холестерин, шикәр дәрәҗәсен турыдан-туры мәгълүмат системасына терки торган җайланмалар бар. Мәгълүмат системасына теркәлгән нәтиҗәләрне табиб ерак арадан да карый ала, дистанция аша авыруның хәлен билгели. Киләчәктә бу мөмкинлекләрдән смартфоннар аша да файдаланып булыр дип уйлыйм, - ди министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading