16+

Тагын йөзәбез икән: 2022 елда Казан 25 метрга йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итә

Бу көннәрдә Будапешт шәһәрендә Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты бара. Аның кысаларында үткәрелгән ФИНА утырылышында 25 метрга йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итүче шәһәр буларак Казан билгеләнде. Татарстан башкаласыннан тыш бу исемгә Венгриянең Будапешт, Кытайның Тайбэй белән Гонконг шәһәрләре дә дәгъва кылган иде.

Дөнья чемпионаты якынча декабрь аенда булыр дип көтелә. Биредә 1200 спортчы алты көн дәвамында ярышачак. Будапештта Татарстан данын республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов яклады.

- Бүген барысы да Россия, Казан үсешен күрә, безгә ышана. Без дөнья чемпионатын инновацион чаралар кулланып үткәрергә тырышачакбыз. Әлегә моңа әзерләнү өчен вакыт бар. Ярышларның төп мәйданы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, «Буревестник», «Олимп» спорт комплекслары булачак. Катнашучыларга Универсиада авылын да, кунакханәләрне дә тәкъдим итәчәкбез. Казанда иртәгә үк килеп, ярышлар оештырырлык. Моның өчен барысы да бар, - диде Владимир Леонов.

Министр сүзләренчә, бүген Татарстанда заманча спорт объектларында урнашкан сигез балалар спорт мәктәбе эшли. Республикада 187 бассейнда 6 меңгә якын бала һәм яшъүсмер шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading