16+

Таһир Һадиев: «Экспортка чыгу мәсьәләсе беренче тапкыр ачык итеп белгеләнде»

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты, депутат: - Миңа Юлламада бик охшаган һәм күңелгә якын булган, проблеманы ачып сала торган мәсьәлә - продукциябезне федераль һәм үзебезнең сәүдә челтәрләренә күбрәк кертү, аларга сертификация уздыру һәм бездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне халыкка күбрәк сату булды. Аның...

Таһир Һадиев: «Экспортка чыгу мәсьәләсе беренче тапкыр ачык итеп белгеләнде»

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты, депутат: - Миңа Юлламада бик охшаган һәм күңелгә якын булган, проблеманы ачып сала торган мәсьәлә - продукциябезне федераль һәм үзебезнең сәүдә челтәрләренә күбрәк кертү, аларга сертификация уздыру һәм бездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне халыкка күбрәк сату булды. Аның...

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты, депутат:

- Миңа Юлламада бик охшаган һәм күңелгә якын булган, проблеманы ачып сала торган мәсьәлә - продукциябезне федераль һәм үзебезнең сәүдә челтәрләренә күбрәк кертү, аларга сертификация уздыру һәм бездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне халыкка күбрәк сату булды. Аның шушы сүзләрендә төп фикер сатуга юнәлтелгән. Без инде җитештерергә өйрәндек. Үзебезгә генә түгел, чит төбәкләргә дә күп сатабыз. Ә шул ук вакытта эшкәртү предприятиеләренең күбесе үзләренең мөмкинлекләрен тулы көченә файдаланмыйлар. Менә бу мәсьәлә безнең өчен бик мөһим, чөнки кибет киштәләренә башка төбәкләрдән китерелә торган продукция үзебездә дә җитештерелә бит. Шуңа күрә агросәнәгать тармагы үсү һәм сату - авыл хуҗалыгының ике канаты. Продукцияне җитештереп кенә калмыйча, матур һәм табыш китерә торган сыйфатлы товарларыбызны сатып кына икътисадыбызны ныгыта алабыз. Авылны саклап калу мәсьәләсендә миңа бик ошаган мәсьәлә менә шушы. Президент Россиядәге иң зур агрокомплексының Казанда урнашканлыгына да басым ясады. Алар кечкерәк масштабта Саба, Буа, Әлмәт, Зәй һәм Кукмара кебек район үзәкләрендә төзеләчәк. Бу, әлбәттә, зур уңайлылык бирәчәк, чөнки әлегә кадәр безнең төп табыш ике арада кала. Ул җитештерүчегә дә бик эләкми, сатып алучыга да файдасы әллә ни сизелми, чөнки 40-50 процент өстәмә табыш саткан кешегә кала. Шуңа күрә ике арада арадашчы булмау, җитештерүченең товарын турыдан-туры үзе сата алуы зур мөмкинлек.

Безнең бабаларыбыз элек-электән сәүдә иткәннәр. Алар дөньяның төрле төбәкләренә барып, товарларын сатканнар. Без соңгы елларда менә бу сыйфатларны югалттык. Шуның өчен бу мәсьәләдә безне әле укытырга да кирәк. Аннан соң тагын шунысы да бар: товарның стандартка туры килүе, һәм тотрыклы рәвештә (тугыз яки унике ай дәверендә) кибетләргә тулы күләмдә тәкъдим ителүе кирәк. Шуның өчен район җитәкчеләренә дә, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоцияциясенә дә, союзларга да сатарга өйрәнергә кирәк. Әгәр моңа өйрәнмәсәк, берничә елдан безгә сату базарына керү бермә-бер авырлашачак. Шуңа күрә эшкәртү һәм сату беренче урында булырга тиеш. Президент беренче тапкыр экспортка чыгу мәсьәләсен ачык итеп белгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading