16+

Тамашачылар Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган флешмобта катнаша алачак

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине тамашачылар флешмоб белән искә алачак.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине тамашачылар флешмоб белән искә алачак.

Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Әлеге чара 7 сентябрьгә, җырчының вафатына 40 көн тулган вакытка, планлаштырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр иткән.

"Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. Атна уртасы булуга да карамастан, Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәкъ шул көнне үткәрергә булдык. Баштан Əлдермеш авылында үткәрербез дигән идек. Əмма анда күп кеше бара алмаячак. Шуңа Камал театры янын сайладык", - дигән Ринат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading