16+

Танышына комплимент әйткән өчен ирен үтергән

Аңа унбиш елга кадәр төрмә яный.

Аңа унбиш елга кадәр төрмә яный.

Петербургта 26 яшьлек фотомодель иренә пычак белән кадаган. Сәбәбе – ире танышына комплимент әйткән.  
"Фонтанка" язганча, фаҗигә берничә көн элек булган. Ир белән хатын Петербургта фатир арендалап торган. Аларга еш кына кунаклар килгәләгән. 28 ноябрь көнне гаилә башлыгы үзләренә кунаклар алып кайткан, алар арасында бер кыз да булган. Ирнең аңа игътибары да зур булган, күрәсең, кунаклар киткәч, хатыны тавыш чыгара һәм иренә пычак белән кадый. Бер көннән ире хастаханәдә үлгән. Хатынына унбиш елга кадәр төрмә яный.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading