16+

Татар әдәбиятыннан БДИны 1 генә укучы тапшырган

Быел Татарстанда 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны нибары бер генә укучы тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр итте.

Татар әдәбиятыннан БДИны 1 генә укучы тапшырган

Быел Татарстанда 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны нибары бер генә укучы тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр итте.

Бердәнбер укучы Флүзә Гиздуллина Мөслим районының 20 хуҗалыклы Сикия авылында яши. Татар теленнән - 92, рус теленнән - 91, әдәбияттан - 72 балл җыйган, ә математикадан база өлешеннән "5"ле алган. Тик кызганыч, шулкадәр тырышып укыса да, вузга үзе теләгән белгечлек буенча укырга керә алмаячак.

Флүзә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланган. Укытучысы, теория өлеше бик авыр бит, дип кисәтсә дә: "Миңа укырга керү өчен шул фән кирәк", - дип җавап биргән. Ләкин Флүзә җәмгыять белеменнән БДИ бирмәгән. Шуңа күрә аны бу белгечлеккә кабул итмәгәннәр. Хәзер көллияттә башлагыч сыйныф укытучысына укырга җыена. "Татар әдәбиятыннан сынауны берүзем тынычлап бирдем. Әмма биремнәр катлаулы иде", - ди ул.

"Флүзә безнең мәктәпкә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач килде. Мин дәрестә берәр зур романнардан өзек китерсәм, икенче көнгә ул инде аны укып та килә иде. Үзе дә башка китапларны сорап укыды. Мин аңа анализ ясарга өйрән дип күп итеп китаплар биреп җибәрә идем. Әле барысын җыеп, пакетларга тутырып китергән. Мин белмәгән нәрсәләрне дә белә иде хәтта. Мин аңа этәргеч кенә биргәнмендер дип уйлыйм. Ул үзе бик кызыксынучан, тырыш кыз. Сыйныфыбызда матур әдәбият белән кызыксынучы балалар шактый иде. Күбесенә әдәбияттан "5ле" куйдым", - ди Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Даутова.

Флүзә әйтүенчә, ул китапны бер көндә дә укып чыга ала. Гадәттә көнгә 4 сәгать укырга тырыша. Үзенең ничә китап укыганын санамаган. Аларның саны бик күп, ди. Татар, рус, чит ил әдәбиятын - барысын да укый. Китапны исә интернеттан түгел, кулына тотып укырга ярата. Башкача аның тәмен тоймый. Бигрәк тә Әмирхан Еники, Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан иҗаты күңеленә якын.

"Китапны ярату өчен 20 хуҗалыклы авылда туарга кирәктер ул. Анда бернинди мөмкинлекләр дә юк, күңелсез. Шуңа күрә китап белән дус булмыйча ярамый. Авылда хәзер мәктәп тә, клуб та юк", - ди ул.

Дөрес, Флүзә хәзер җәмгыять белемен БДИ бирмәгән өчен үкенә. Башка укучыларга кирәкле имтиханнар турында вузның үзенә барып кызыксынырга киңәш итә. Ләкин кызның теләге сүнмәгән. Ул көллиятне тәмамлагач, барыбер туган тел укытучысы булырга җыена.

Мәгълүмат өчен: татар әдәбиятыннан БДИны соңгы тапкыр 2013 елда Сарман районы Азалак авылында туып үскән, Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицеенда укыган Раушан Заманов тапшырган иде. 2015 елда татар теленнән имтиханны 109 югары класс укучысы тапшырды, әдәбияттән тапшыручылар булмады. Быел татар теленнән тапшыручылар саны 59, әдәбияттан тапшыручылар, инде билгеләп үтелгәнчә, берәү генә.

Фотода: уңнан беренче - Флүзә Гиздуллина


tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading