16+

"Татар кызы 2017" бәйгесенең репетицияләре башланган

"Татар кызы 2017" бәйгесенең финал өлеше репетицияләре башланган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Мәскәү данын яклап чыгыш ясаучы Диана Аверина хәбәр итте. Конкурсның йомгаклау өлеше быел Уфа каласында уза. Энҗе бизәкләр белән бизәлгән таҗ өчен ярышта Татарстанның Чирмешән районы Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина яклаячак. Быел да, алдагы көннәрдәге кебек...

"Татар кызы 2017" бәйгесенең финал өлеше репетицияләре башланган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Мәскәү данын яклап чыгыш ясаучы Диана Аверина хәбәр итте. Конкурсның йомгаклау өлеше быел Уфа каласында уза. Энҗе бизәкләр белән бизәлгән таҗ өчен ярышта Татарстанның Чирмешән районы Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина яклаячак.
Быел да, алдагы көннәрдәге кебек үк, финалга 12 чибәр узды. Болар - Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Крым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Авернина (Мәскәү).
Моннан тыш, Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан махсус кунаклар булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading