16+

Татар кызы Алинә Заһитова Россия чемпионатын җиңеп, Олимпиадада катнашу хокукына ия булды

15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын җиңде һәм Олимпия уеннарына сайлап алынды. Ярышлар Санкт-Петербург шәһәрендә барды. 

15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шуу буенча Россия чемпионатын җиңде һәм Олимпия уеннарына сайлап алынды. Ярышлар Санкт-Петербург шәһәрендә барды. 

Икенче урында аның көндәше – Мария Сотскова, өченчедә – Алена Косторная. 

Моңарчы Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында ялгыш шуу буенча Гран-прида җиңеп чыккан иде инде. Алинәнең әтисе Илназ Заһитов тумышы белән Татарстанның Актаныш районыннан. Бүгенге көндә ул Ижау шәһәрендә «Ижсталь» хоккей командасы тренеры булып эшли. Алинә үзе исә Мәскәүдә яши.  

Кичә шулай ук, Татарстан фигуристкасы Евгения Тарасова парлы фигуралы шуу буенча Россия чемпионкасы булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading