16+

“Татар моңы” фестиваленең быелгы бюджеты – 5 миллион сум

Быелгы "Татар моңы" фестивалендә катнашырга теләк белдергән 302 кешедән гариза килгән.

Быелгы "Татар моңы" фестивалендә катнашырга теләк белдергән 302 кешедән гариза килгән.

Сайлап алынганнан соң, икенче турга 74 катнашучы узган. Икенче һәм өченче турлар "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан 23-24-25 ноябрь көннәрендәдә күрсәтелә, өченче турны 26-27 ноябрьдә карарга мөмкин.

Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина әлеге фестивальнең үз йөзе барлыкка килде, дип саный.

- Аның максаты: татар халык җырлары белән татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, талантлы яшьләрне барлау. Безне елдан-ел катнашучыларның күбәюе сөендерә, - ди ул.

"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быел чит өлкәләрдән гаризалар күп булган. Телевидениедә 26-27 ноябрьдә тамашачылар үзенә ошаган җырчыга тавыш бирә алачак. Шуның нәтиҗәсендә җырчыга "Тамашачы мәхәббәте" дигән төрдә бүләк тапшырыла. Гала-концертта танылган моң ияләре дә чыгыш ясый.

Быел фестивальдә домра, соксафон, скрипка кебек уен коралларында уйнаучылар да күп. Остаханәләрдә катнашучыларга сертификатлар бирелә.

Биш ел рәттән жюрида булган Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов:
- Конкурс үсә. Яшьләр без ишетмәгән халык көйләрен, катлаулы әсәрләр алып киләләр. Җаваплылык арта. Авыл балалары да уен коралларына игътибар итә башлады. Конкурс бөтен татар дөньясын эзләнергә мәҗбүр итә. Конкурсларда катнашкан балалар арасында консерваториягә кереп укучылар да бар, - дип сөйли.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова: "Моң булса, тавыш тора-бара үсә", дип саный. Аны "Татар моңы"нда "Академик вокал" төре булуы да куандырган. Рус кызларының татар җырларын моңлы итеп башкаруларына сөенгән ул.
Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов әлеге конкурсны халыкларны берләштерә, ди.

Фестивальнең жюри рәисе Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Быелгы бюджетның күләме 5 миллион сум тәшкил итә. Бүләкләүләргә 1 миллион сум тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading