16+

«Татар радиосы» «Алтын хитлар» концертына чакыра

«Татар радиосы»ның концертын зурлап үткәрү традициягә әйләнеп бара. Чираттагы зур җанлы концерт 21 октябрь көнне «Пирамида» сәхнәсендә узачак.

«Татар радиосы»ның концертын зурлап үткәрү традициягә әйләнеп бара. Чираттагы зур җанлы концерт 21 октябрь көнне «Пирамида» сәхнәсендә узачак.

Радиодан меңләгән җыр яңгырый, йөзләгән артист җырлый, ләкин радионың «Алтын хитлары» ул – сайлап алынган җырлар, җырчылар. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мохит барлыкка китерергә сәләтле. Халык яраткан җырлар, дистә еллар популярлыгын югалтмаган хитлар – барысы бер сәхнәдә яңгыраячак. Тамашада Айдар Галимов, Артур-Марат дуэты, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөһра Шәрифуллина, Идрис Газиев, Ильмира Нәгыймова, Илназ Баһ, Иркә,Ландыш Нигъмәтжанова, Ләйсән Гимаева, Мөнир Рахмаев, Радик Юльякшин, Ришат Фазлыйәхмәтов, Эльмира Кәлимуллина һәм Фирдүс Тямаев катнаша.

Алып баручылар: Гөлназ Сәфәрова – Искәндәр Хәйруллин, Эльмира Кәлимуллина - Айваз Садыйров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading