16+

Татар тарихы әле «җир астында»

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары моңа кадәр табигый казылмалары белән дан тота иде. Бу төбәкнең тарих «казылмаларына» да бик бай булуы ачыкланды.

Татар тарихы әле «җир астында»

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары моңа кадәр табигый казылмалары белән дан тота иде. Бу төбәкнең тарих «казылмаларына» да бик бай булуы ачыкланды.

- Татарстанның көньяк-көнчыгышына 2009 елдан башлап фәнни экспедицияләр үткәрергә керештек. Азнакайда фәнни-гамәли конференция оештырылды. Чирмешән, Бөгелмә, Ютазы, Сарман, Әлмәт, Лениногорск районнары җирлекләрендә татарларга кагылышлы борынгы тарих өйрәнелмәгән әле. Казан зонасындагы кебек үк биредә дә әһәмиятле тарих «җир астында» ята, - диде галим, тарихчы-археолог Альберт Борһанов «Татар-информ» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Тарихчы-этнограф Дамир Исхаков, әйтүенчә, 1,5 миллион татар исәпләнгән күрше Башкортстанда да татарларга кагылышлы тарих аз өйрәнелгән.
Башкортстанда башкортларның тарихын барлау, тарихи китаплар чыгару дәүләт югарылыгында башкарыла икән. Безнең галимнәр, Татарстанда да татар тарихын өйрәнүгә дәүләт тарафыннан зуррак игътибар бирелсен иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading