16+

Татар теле һәм әдәбиятыннан укучылар белемнәре сынап карый ала

Татарстанда Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада старт ала.

Татарстанда Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиада старт ала.

Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Катнашучылар үз белемнәрен ике этапта сынап карый алачак. Башта егет һәм кызлар арасында сынау читтән торып үткәрелә, әлеге турда җиңүчеләр исә икенче турда катнаша.

2015 елның 7 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) интернет - тест формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. 26нчы декабрьгә кадәр бәйге нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Биремнәрне дөрес итеп эшләгән катнашучылар икенче турга үтә.

Беренче турда катнашу өчен 2015 елның 9-нчы ноябреннән алып 21-нче декабрьгә кадәр катнашучы буларак КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында теркәлү үтәргә кирәк. Бәйге турында тулы мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading