16+

"Татар теле Татарстанның барлык гомумбелем оешмаларында мәҗбүри предмет буларак өйрәнелергә тиеш"

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аерым гражданнардан мөрәҗәгатьләр килеп ирешү һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыру сәбәпле аңлатма бирде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аерым гражданнардан мөрәҗәгатьләр килеп ирешү һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыру сәбәпле аңлатма бирде.

Бу белдерү министрлыкның рәсми сайтында басылып чыкты.

Россия Федерациясе Конституциясе (68 маддә) Россия Федерациясе составына кергән республикаларга дәүләт телләрен билгеләргә хокук бирә. Татарстанның Конституциясе (8 маддә) һәм "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр" Татарстан Республикасы законы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт теле сыйфатында рус теле белән беррәттән татар теле дә билгеләнгән.

Федераль закон белән расланганча, Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы һәм "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр" законнары тарафыннан татар телен гомуми белем бирү тармагында Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак өйрәнү каралган.

Россия Федерациясе Конституция суды карары белән (2004 елның 16 ноябре № 16-П) Татарстан Республикасында гомумбелем оешмаларында татар һәм рус телләрен дәүләт теле сыйфатында өйрәтү Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килми дип табылды. Димәк, татар теле Татарстанның барлык гомумбелем оешмаларында мәҗбүри предмет буларак өйрәнелергә тиеш. Шул рәвешле, социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар гамәлдәге кануннарга каршы килә һәм ата-аналарга дөрес булмаган мәгълүмат җиткерелә.

Шуны да билгеләп үтәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теленә өйрәтүнең методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү дәвам итә.

20 июльдә Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Премьер-министры А.В. Песошин 2018 елның 1 гынварыннан рус телен өйрәнү күләмен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәш иткән күләмгә җиткерү турында карар кабул итте. Шулай ук Татарстан Республикасында тел сәясәтен камилләштерү буенча башка чаралар карала.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading