16+

Татар яшьләре августта җыела

Татар яшьләре көннәре 2017 елның 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак, дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәге.

Татар яшьләре көннәре 2017 елның 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак, дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәге.

Биредә Россия һәм чит илләрдән 150гә якын делегат катнашуы көтелә.
Татар яшьләре көннәренең максаты - Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

Программада татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, театр һәм халык гамәли сәнгате буенча иҗади остаханәләр каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, "түгәрәк өстәл", диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр, дип көтелә.

Татар яшьләре өчен «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынау мөмкинлеге дә бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading