16+

"Татармультфильм" студиясе җиңүче булды

«Татармультфильм» студиясе әзерләгән «Туган авылым» музыкаль клибы XXII ачык Россия анимацион фильмы фестивале версиясе буенча 2014-2016 елларның иң яхшы музыкаль фильмы дип табылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Өч минутлык анимацион роликта татар халкының «Шүрәле» әкиятенең баш герое туган як урманы, туган ягына булган мәхәббәте турында җыр башкара. Татарстан студиясе клибы музыка белән тыгыз бәйләнгән 100дән артык анимацион эшне узып киткән. Җиңүче исеме өчен Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре, Европа һәм Америкадан һәвәкәскәрләр һәм профессионаллар көрәшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading