16+

Татарстан белән Иранны нәрсә бәйли?

Кичә Казан мэры Илсур Метшин Иран Генераль консулы вазифасын башкаручы Али Беман Эгбали Зарч белән очрашты.

Кичә Казан мэры Илсур Метшин Иран Генераль консулы вазифасын башкаручы Али Беман Эгбали Зарч белән очрашты.

Илсур Метшин сүзләренчә, Татарстан белән Иранны шәһәр сәясәте һәм мәдәниятенә кагылышлы күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйли.

- Республикада Иран консуллыгы ун ел элек ачылды. Шушы вакыт эчендә без төрле уртак заманча проектлар башкардык, - диде ул.

Очрашуда Татарстан белән Иранның мәдәният, сәнәгать, туризм, мәгариф өлкәләрендә булган үзара хезмәттәшлеге турында да сөйләшенде.

Али Беман Эгбали Зарч сүзләренчә, Иранның Мешхед шәһәре 2017 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак билгеләнгән. Ул Илсур Метшинны апрельдә узачак ислам илләре мэрлары форумына чакырды. Иран иле вәкилләре илнең берәр шәһәрендә Казан көннәрен үткәрергә тәкъдим итте.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading