16+

Татарстан – беренче

Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерүенчә, Министрлар Кабинеты әзерләгән докладлар нигезендә, нәтиҗәле эшләү буенча төбәкләр рейтингын булдырганнар. Былтыргы нәтиҗәләргә таянып, Россиянең 43 төбәге үз позициясен яхшыртканы ачыкланган. Ә беренче урында - Татарстан республикасы тора. Икенчелекне Чечен республикасы алган, өченче урында - Ингушетия калыша.

Рейтинг төбәкләрдәге былтыргы социаль өлкәдәге үсеш, икътисади хәл нәтиҗәләре буенча гына түгел, алдагы өч елда күзәтелгән динамиканы исәпкә алып та төзелгән. Әлбәттә, алдынгыларны ачыклауда шул төбәктә яшәүче халыкның фикере дә зур роль уйнаган. Дмитрий Медведев әйтүенчә, әлеге рейтинг нәтиҗәләре буенча, төбәктәге вәзгыятьне, эшсезлек дәрәҗәсе күрсәткечен, демографик хәлне, яңа тораклар сафка басуны, заманча инфраструктураның үсешен һәм тагын башка күп кенә тармаклардагы алга китешне күзалларга була. Рейтингта билгеләнгән 20 лидер ил арасында Татарстанның беренче урында булуы республикабызның көчле, оешкан булуы хакында тагын бер кат ассызыклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading