16+

Татарстан – беренче бишлеккә керде

Татарстан, крестьян-фермер хуҗалыклары теплицаларында җитештерелгән яшелчәләр күләме буенча, Россиядә беренче бишлеккә кергән.

Татарстан, крестьян-фермер хуҗалыклары теплицаларында җитештерелгән яшелчәләр күләме буенча, Россиядә беренче бишлеккә кергән.

Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел Россиядә теплицалардан 476,2 мең тонна яшелчә җыеп алынган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 24,4 процентка күбрәк. Ябык грунтта яшелчә үстерү буенча беренчелекне Краснодар крае били. Биредә 63,6 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Ставрополь краенда - 32,8 мең тонна, Башкортстанда - 27,5 тонна, Татарстанда - 25,1 тонна, Карачай-Черкес республикасында - 24,7 тонна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading